Яшел Үзән районының "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖдә техника каралды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

8 һәм 10 апрель көннәрендә, АСК предприятиеләре арасында расланган графикка туры китереп, ТР Яшел Үзән районының "Майский" теплица комбинаты" ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды. Тикшерү эше контроль-диагностика җайланмаларын кулланып уздырылды. Техник карауга 52 трактор һәм 10 трактор тагылмасы тапшырылды. 60 берәмлек техника буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау эшләре шәһәрнең һәм районның сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яшел Үзән ш. һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International