Мөслим районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды

2019 елның 12 апреле, җомга

10 апрель көнне Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Аларның әзерлеген түбәндәгеләр составындагы комиссия бәяләде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле, инженер тәэминат бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Гарипов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Вәлиев, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге Рамил Зарафетдинов, "Россельхозцентр" ФДБУ район филиалы башлыгы Мисхәт Мирхатыйпович.

Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфат күрсәткечләрен тикшерде. Комиссия эшенең йомгаклары буенча беренче урынны "Август-Мөслим" агрофирмасы яулады. Икенче урынны "Родные края – Туган Як" агрофирмасы белән И.З.Исламов КФХ бүлеште. Өченче урын Р.М.Әюпов КФХ бирелде.

 

Рамил Зарафетдинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International