Нурлат муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия республика конкурсы кысаларында райондагы барлык хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген тикшерде. Комиссия маршрутында соңгы тукталыш урыны "Ә.И.Сөләйманов" крестьян-фермер хуҗалыгы булды, биредә министр урынбасары барлык хуҗалыкларның җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм хуҗалыкның инвесторы Әхтәм Сөләйманов катнашында очрашу уздырды. Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөйләгәнчә: "Быелгы ел бик үзенчәлекле, җир эрегән суларны бик тиз сеңдерә һәм, дым булган чакта, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда уздырырга кирәк булачак, моның өчен районда бөтен мөмкинлекләр бар, ә иң мөһиме – көр кәеф.
Тулаем алганда, Нурлат муниципаль районы язгы кыр эшләрен уздыруга әзер".

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Ә.И.Сөләйманов" крестьян-фермер хуҗалыгына бирелде, икенче урында – "Южная агрофирмасы" ҖЧҖ, өченчедә – "Агрофирма ИРС" ҖЧҖ.

 

Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат ш. һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International