2019 елның 9 апрелендә Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының "2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турында" 2019 елның 4 апрелендәге 68/2 номерлы боерыгы нигезендә Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Кәримов, а/х министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Т.Г.Таһирҗанов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында конкурс узды. Конкурс барышында тракторларның әзерлегенә, чәчү, буразна ясау агрегатларының, культиваторларның сыйфатлы ремонтына һәм көйләнешенә, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә махсус игътибар бирелде. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, язгы кыр эшләрендә хезмәт куючыларны стимуллаштыру турында нигезләмә хакында җиткерделәр. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урын "Зәй шикәре" А/Ф ҖЧҖ бирелде, 2 нче урында – "Нива" ҖЧҖ, 3 нче урында – "Зәй" А/Ф ҖЧҖ.
В.Г.Гончаров – Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
