Питрәч муниципаль районында – конкурс

2019 елның 12 апреле, җомга

Татарстан районнарында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар башланды. Питрәч муниципаль районында комиссия әлеге эшне 10 апрель көнне уздырды һәм 6 авыл хуҗалыгы формированиесен тикшерде. Алар составында түбәндәгеләр катнашты: районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы И.Р.Сабиров, Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ф.Г.Зиннәтов, Авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник тэминат бүлеге башлыгы урынбасары В.С.Евстигнеев, районның инженер-техник тэминат бүлеге башлыгы В.И.Захаров, районның игенчелек буенча консультанты Г.С.Фәйзуллин, "Россельхозцентр" ФДУ Питрәч районы филиалы башлыгы Х.Х.Хәлимбаев һәм дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.В.Максимов.
Белгечләр тракторларның, чәчү һәм тагылма агрегатларның әзерлеген бәяләде, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы бригадаларның булуын, чәчү материалларын һәм аларның сыйфатын тикшерде, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең, үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен карады.
          Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Ак Барс Пестрецы" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Рацин -Шали" ҖЧҖ, өченчедә – "Агролак" ҖЧҖ.

 

В.В.Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International