2019 елның 9-10 апрель көннәрендә Арча районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлек торышына үзара тикшерүләр узды. Хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген түбәндәгеләр составындагы комиссия тикшерде: комиссия җитәкчесе – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л.Титов, авыл хуҗалыгын техник яктан үзгәртеп коралландыру секторы мөдире Я.Г.Клетенков, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г.Касыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Арча районы агрофирмалары белгечләре. Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен тикшерде.
Комиссиянең эш йомгаклары буенча беренче урын "Возрождение" агрофирмасы" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Северный" АХП ҖЧҖ һәм өченче урында – "Ватан" агрофирмасы" ҖЧҖ.
Г.Г.Касыймов - Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы.