2019 елның 10 апрелендә Биектау муниципаль районының "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖендә районның агросәнәгать комплексына караучы тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 18 берәмлек техника күрсәтелде, уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә 15 берәмлеге техник карау узу турында таныклык биреп, эксплуатацияләүгә рөхсәт бирелде. 3 берәмлек буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне күрсәтеп, техник карау актлары төзелде. Җаваплы затка җитешсезлекләрне бетерү срогын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.
Рәшит Гарипов – ТР Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.