10 апрель көнне Сарман муниципаль районында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлек торышына үзара тикшерүләр узды.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов җитәкчелегендә узды.
Хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзер булуын түбәндәгеләр составындагы комиссия бәяләде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең терлек азыгы җитештерү секторы мөдире Илнар Хафизов, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов, "Россельхозцентр" ФДБУ район филиалы башлыгы Рамил Нәҗметдинов, шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирмалары белгечләре.
Эш барышында комиссия машина-трактор паркларының язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеген, хезмәт сагы һәм техник куркынычсызлык торышын бәяләде, эш планнарын, орлык материалының сыйфат күрсәткечләрен тикшерде.
Комиссия эшенең нәтиҗәсендә мөмкин булган 40 баллдан 39 баллны туплап, беренче урынны "Нөркәй" агрофирмасы яулады, икенче урында – "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмалары, алар 39 балл туплады.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.