10 апрель көнне Әгерҗе муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Аграр университетының кафедра мөдире И.Н.Гаязиев, Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Д.Г.Гатауллин, механикалаштыру буенча консультант Ф.Г.Йосыпов, Әгерҗе районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы комиссия Агрофирма-Агрызның 5 (биш) филиалында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм районның фермер хуҗалыкларында булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Назяр" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – Агрофирма-Агрызның 1 нче филиалы, 3 нче урында – "С-Омга" ҖЧҖ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.