Алабуга муниципаль районында 2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2019 елның 12 апреле, җомга

11 апрель көнне Алабуга муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыкларында булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.

Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урыннар "КОЛОС" АХП һәм "Яңа Юраш" АФ ЯАҖ бирелде, икенче урында – "БЕХТЕРЕВО" ҖЧҖ һәм "Яшь көч" ҖЧҖ, өченчедә – "Светлая Долина" ҖЧҖ.

 

Марсель Шияпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International