Ел саен техник карау уздыру графигы нигезендә Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.
2019 елның 10 апрелендә "Северный" АХП ҖЧҖ техник карау уздырылды. Техник карауга тапшырылган барча техника янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, варияле тукталыш тамгалары, тәгәрәп китүгә каршы җайланалар белән тәэмин ителгән. Техник карауга 43 берәмлек техника күрсәтелде, алардан 4 тагылма тормоз системасы төзек булмау сәбәпле техник карауны уза алмады, алар буенча техник карау актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.
Г.Г.Касыймов - Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы.