9 апрель көнне, Минзәлә муниципаль районына барганда, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Әфраим улы агросәнәгать комплексы оешмаларының 2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек дәрәҗәсен тикшерде. Шуннан соң язгы кыр эшләрен уздыруга иң яхшы әзерлек торышы буенча АСК оешмалары арасында конкурс үткәрелде. Комиссия составында шулай ук районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр хезмәткәрләре катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Мензелинские Зори" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Калмурзино" ҖЧҖ, өченче урында – "Заиковский" ҖЧҖ.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм механизаторлар белән очрашулар уздырылды, алар барышында чәчү кампаниясен уздыру, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү, куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар уздыру һәм механизаторларга медосмотр үткәрү турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Минзәлә районында тракторларның 50%ына техник карау уздырылган. Хуҗалыкларның барысында да тагылмаларны һәм эленмә коралларны агрегатлау эше башланган.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
