Спас муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 12 апреле, җомга

Кырга чыгарга барысы да әзер микән? Ел саен район хуҗалыкларында машина-трактор паркының алда торучы язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә. Кырга чыгар алдыннан механизаторларның кәефе нинди, быел нинди уңышка өмет итәргә мөмкин, кайсы проблемаларга махсус игътибар юнәлтергә кирәк? Шушы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган конкурсларга йомгак ясаганда җавап алырга мөмкин. Район буенча беренче урын әлеге конкурста Александр Планин хуҗалыгына бирелде, икенче һәм өченче урыннарда – Юрий Семушкин һәм Сергей Юрков коллективларында.

 Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер-техник хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ришат Насыйров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илнур Батыршин һәм башка белгечләр составындагы комиссия беренчеләрдән булып Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында булды. Барыннан элек шунысын билгеләп үтәргә кирәк: биредә техника әзерлегенә һәрчак зур игътибар бирелә. Хәзер дә чылбырлы, тәгәрмәчле тракторлар һәм автомобильләр тиешенчә төзекләндерелгән, техник карау узган. Туфрак эшкәртүче агрегатларның төп өлеше әле узган елгы көздә үк тәртипкә китерелгән, ә язын аларны көйләгәннәр һәм махсус мәйданчыкка бастырганнар. Монда баш агроном Фоат Закировның, механизаторлар Рәис Сафиуллин, Хәниф Хәйретдинов, Рәсим Бәдыйков, Наил Минсадыйков, токарь Илгиз Вәлиәхмәтовның һ.б. өлеше зур. Дамир Минтаһир улы сүзләренә караганда, кыска срокларда эшләрнең барлык комплексын уңышлы уздыру максатларында, алдан ук ягулык-майлау материаллары, минерал ашламалар запасы әзерләп куелган, техника тулысынча кадрлар белән тәэмин ителгән, чәчүлек кампаниясендә катнашучыларны төшке аш белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән. Орлык фонды белән дә барысы да тәртип.

– Бу безнең җир, аның хәзер нинди уңыш бирәчәге безнең куячак тырышлыкка бәйле, – дип билгеләде Ирек Садыйков. – Быелгы җәй, синоптиклар фикеренчә, коры һәм кызу булырга охшаган. Ниятләгәннәргә ирешер өчен тырышырга туры киләчәк...

Ул агротехника таләпләрен үтәү, куркынычсызлык нормаларын саклау зарурилыгына, шулай ук техник карау вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне оператив бетерү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

"Авангард" АҖ техникасы кырга чыгару өчен йөз процент булмаса, туксан тугыз процент очракта әзер. Тракторлар һәм машиналар кадрлар белән тәэмин ителгән, ә хуҗалыкларга ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары кертелгән, кыр эшләрен уздыруга турыдан-туры катнашы булган кайбер мәсьәләләр хәл ителгән. Болар белән берлектә соңгы көннәрдә хәл ителергә тиешле проблемалар да калган.

"ВЗП "Булгар" ААҖ Тукай бүлегендә эш тулы көенә бара, биредә асылда чит илләрдә җитештерелгән энергосыешлы тракторлар тупланган. Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Мөстәкыймов сүзләренә караганда, механизаторларның кәефе начар түгел, техниканы әзерләүгә алар җаваплы караган. Минерал ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар булырга тиеш түгел, механизаторлар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырылган. Эш, кем әйтмешли, әздә генә калган, кырларның кардан тулысынча ачылып бетүен генә көтәсе кала. Тикшерү барышында шул факт та ачыкланды: каты түшәмәле агрегатлау мәйданчыгы юк, бу исә биредә эшләүче механизаторларга күп кенә проблемалар тудыра.

Конкурс комиссиясе әгъзалары Екатериновкада, Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгында да булдылар. Мартышачий поселогында булганнан соң иң яхшы тәэсирләр калды, биредә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешә торган Александр Планин хуҗалыгы урнашкан. Карауга тапшырылган барлык техника яхшы сакланган булуы белән сөендерә. Яңа үрнәктәге куәтле "Кировец"лар, К-700, МТЗ-1221, МТЗ-80, ГАЗ-53 һәм КамАЗ базасындагы бензовозлар һәм калган машиналар тулысынча әзерлек сызыгына куелган. Буразна ясау агрегатлары һәм чәчү комплекслары шулай ук эшкә әзер. Техниканың барысы да тулысынча техник карау узган, иминиятләштерелгән. Орлык фонды шик тудырмый, ул ел саен элитлы сортлар белән яңартыла. Кайбер урыннарда уҗым культуралары юкка гына гектарыннан 60 центнердан артып китми.

Планин хуҗалыгындагы яңалык буларак машина-трактор паркы территориясендә видеокамералар урнаштырылуын әйтергә була, ә комбайннар эш вакытында рация белән тәэмин ителә. Килешәсездер, бик уңайлы һәм кирәкле әйбер, теләсә кайсы минутта хуҗалык җитәкчесе белән элемтәгә керергә һәм эшләр, төзексезлекләр турында хәбәр итәргә була.

Юрий Семушкин һәм Сергей Юрков хуҗалыкларында механизаторлар кырга чыгуны түземсезлек белән көтә. Биредә техниканы әзерләү эшенә ел саен зур җаваплылык белән карыйлар, шуңа күрә дә булачак уңыш язмышына бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән.

 

 

И.Ф.Батыршин – Болгар ш. һәм Спас районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International