Түбән Кама муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс булды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрель көнне Түбән Кама муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия районның 5 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын "Союз-Агро" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Түбән Кама" А/Ф, өченчедә – "Орсис-Агро" ҖЧҖ.

 Рәмзин Рәфис улы – Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International