9 апрель көнне Ютазы муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре катнашындагы комиссия районның 16 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыгында булды. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек торышын, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.
Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 40 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын "АгроМир" ҖЧҖ бирелде, икенче урында – "Уңыш" ҖЧҖ, өченче урында – "Тукай" ҖЧҖ.

Назыйм Рәкыйпов – дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.