Теләче муниципаль районында техника карала

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

2019 елда техник карау уздыру графигы буенча районның авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендәге хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла. 5 һәм 8 апрель көннәрендә мондый чаралар "Агролак" ҖЧҖ һәм "Тукаш" ҖЧҖ оешмаларында үтте. Техник карауга ремонтланган һәм техник хезмәт күрсәтелгән барча техника күрсәтелде.

Карау барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, аварияле тукталыш тамгалары, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителеш, тагылмаларда саклагыч җайланмаларының булу-булмавы, механизаторларның тиешле категория буенча үзләренә беркетелгән техникага идарә итү таныклыклары тикшерелде.

Техник карау уздырылганда хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш инженерлары һәм башка белгечләр, район авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО башлыгы – дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең штаттан тыш хезмәткәре И.Р.Баев, районның "Теләче" газетасы корреспонденты Ф.Нигъмәтҗанов катнашты.

Уздырылган техник карауларга йомгак ясалганда дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Х.Х.Нәзиров техниканы алдагы эксплуатациягә әзерләү торышына, 2018 елда районда һәм республикада үзйөрешле машиналар катнашында булган бәхетсезлек очракларына анализ ясады, быелгы елда район территориясендә мондый очракларга юл куймау бурычларын куйды һәм бу хакта мәнфәгатьле затлар игътибарына җиткерде.

 

Хәмит Нәзиров,

ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International