Татарстан районнарында АСК оешмалары арасында 2019 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурслар башланып китте. Саба муниципаль районында комиссия 8 авыл хуҗалыгы формированиесендә булды. Аның составында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының АСК инженер-техник теәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлегендәге химияләштерү һәм орлыкчылык секторы мөдире Ренат Ногманов, ПМО башлыгы Раиф Харисов, игенчелек буенча консультант Ринат Нигъмәтҗанов, "Россельхозцентр" ФДБУ Саба филиалы башлыгы Васил Кәбиров һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы Рөстәм Харисов катнашты.
Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт сагы таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның башкарылуын бәяләде.
Конкурс йомгаклары буенча "Игенче" ҖЧҖ беренче урынны алды, икенче урында – "Курсабаш" ҖЧҖ, өченче урында – "Симет" ҖЧҖ.
Харисов Рөстәм Раиф улы,
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.