Нурлат муниципаль районының "Южная" агрофирмасы" ҖЧҖ техник карау узды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланыр алдыннан һәм тракторлар уртак файдаланудагы юлларга массакүләм рәвештә чыга башлаганчы, җитешсезлекләре булган үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләүне булдырмас өчен, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлеге тарафыннан аларның техник торышына тикшерү уздырыла.

2019 елның 8 апрелендә "Южная" агрофирмасы" ҖЧҖ техник карау уздырылды. Тикшерү уздырганда машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителешкә, таныклыкларның булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

Техник карауга 52 берәмлек техника күрсәтелгән иде, аларның 4се буенча техник карау актлары төзелде, калганнарына техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Баш инженерга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүнең төгәл вакытын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде.

Д.Ю. Кудряшов,

Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International