5, 6, 8 апрель көннәрендә "АПК Продовольственная программа" ҖЧҖ, Тәкәнеш һәм Нократ бүлекчәләрендә һәм "Берсутский" а/ф ҖЧҖ техник караулар уздырылды. Техкарау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналының, тагылманы саклагыч тоташтыргычларның торышына игътибар бирелде. Техник карау барышында механизаторларның тиешле документлары булу-булмавы тикшерелде. Тракторлар контроль-үлчәү җиһазларын кулланып тикшерелде. Хуҗалыкларда 120 берәмлектән артык трактор һәм тагылма исәпләнә.
Карау йомгаклары буенча 98 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды, 22 берәмлек трактор һәм тагылма буенча техник карау актлары төзелде. Актларда күрсәтелгән кисәтүләрне 20 көн эчендә бетерергә кирәк. Техник карау нәтиҗәләре буенча тәфсилле анализ ясалды, ул механизаторларга, белгечләргә һәм үзйөрешле машиналарны эксплуатациягә кертү өчен җаваплы затларга җиткерелде.
Илнур Сафин,
Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
