Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында I кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм быелның икенче кварталына бурычлар куелды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек идарәсенең 2 нче номерлы бүлегенең өлкән прокуроры Марат Әбҗәлилов административ хокук бозулар турында законнарны куллану мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.