Арча муниципаль районында техник карау уздырылды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

2019 елның 1 апрелендә Арча муниципаль районының "Ак Барс" агрокомплексында графикка ярашлы рәвештә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Барлыгы 48 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде.   

Техник карауга тапшырылган техниканың 40 берәмлеге техниканы карау нәтиҗәләре буенча тикшерү узды һәм техник карау узу турында таныклыклар бирелде, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгәне өчен 8 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.  

Техник карауны уздырганнан соң механизаторлар белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә уздырылды. 2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.


Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International