ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 29 мартында Янил агар көллиятендә 35.02.07 "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру"; 35.02.01 "Агрономия" белгечлекләре буенча һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында Һөнәри осталык буенча россиякүләм олимпиадасының Төбәк этабы узды. Республика олимпиадасында республиканың аграр көллиятләреннән иң яхшы 19 студент катнашты.

2019 елның 30 мартында Кукмара муниципаль районының ДОСААФ автомәктәбендә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге тарафыннан "А1" һәм "С" категориясе буенча үзйөрешле машина йөртү хокукына имтихан уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2017 елның 18 декабрендәге 01-05/320-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә, Саба муниципаль районы АСК предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 30 мартында Әлки муниципаль районының "Востокзернопродукт  Южное" АСКда графикка ярашлы рәвештә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2019 елның 28 мартында Арча муниципаль районы хакимиятенең зур залында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары белән тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны үзгәртеп теркәү һәм техник карау мәсьәләләре буенча Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Абдуллин Ленар Илсур улы катнашында киңәшмә уздырылды.


29
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 28 мартында Аксубай районында "Аксубаевская" агрофирмасы ҖЧҖ базасында Аксубай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тарафыннан күрсәтмәле техник карау уздырылды, анда хуҗалык җитәкчеләре һәм инженерлары чакырылган иде.

2019 елның 27-28 мартында Балык Бистәсе муниципаль районының "Урахча" ҖЧҖ һәм "Агрокам" ҖЧҖ хуҗалыкларында, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде.

Буа районындагы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында еллык техник карауны уздыруга техниканы беренчеләрдән булып "Буа элеваторы" ААҖ һәм "Авангард" ҖЧҖ хуҗалыклары күрсәтте.


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2017 елның 18 декабрендәге 01-05/320-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә 2019 елның 28 мартында "Яшь көч" АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

2019 елның 28 мартында "МПП ТЕТЮШСКОЕ" МПП, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Барлыгы 7 берәмлек техника, шул исәптән кар җыештыру техникасы, күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International