Аксубай муниципаль районында – күрсәтмәле техник карау

2019 елның 29 марты, җомга

2019 елның 28 мартында Аксубай районында "Аксубаевская" агрофирмасы ҖЧҖ базасында Аксубай муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы И.М.Бикмөхәммәтов тарафыннан күрсәтмәле техник карау уздырылды, анда хуҗалык җитәкчеләре һәм инженерлары чакырылган иде. Техник карауны уздырыр алдыннан техникага карата нинди таләпләрнең белдереләчәклеге, үлчәү приборларыннан ничек файдаланырга кирәклеге турында аңлатылды. Тикшерүнең гамәли өлеше Беларус-82,1 тракторында күрсәтелде: тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, ОСАГО полисы, аптечка, янгын сүндергеч, номер агрегатларының туры килү-килмәве, яктылык приборлары, руль идарәсе люфты, төтен чыгару дәрәҗәсе тикшерелде.

И.М.Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International