2019 елның 28 мартында Арча муниципаль районы хакимиятенең зур залында авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш инженерлары белән тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны үзгәртеп теркәү һәм техник карау мәсьәләләре буенча Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Абдуллин Ленар Илсур улы катнашында киңәшмә уздырылды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов үзйөрешле техниканы теркәтү һәм техник карау уздыру таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды, язгы кыр эшләрен уздырганда куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында сөйләде. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2018 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.
Г.Г.Касыймов - Арча муниципаль районы бүлеге башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы.