Кукмара муниципаль районында – олимпиада

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 29 мартында Янил агар көллиятендә 35.02.07 "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру"; 35.02.01 "Агрономия" белгечлекләре буенча һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында Һөнәри осталык буенча россиякүләм олимпиадасының Төбәк этабы узды. Республика олимпиадасында республиканың аграр көллиятләреннән иң яхшы 19 студент катнашты.

Олимпиадада катнашучыларга һөнәр эшчәнлеге төрләренә ярашлы рәвештә белемнәрне, күнекмәләрне, тәҗрибәне күрсәтүгә юнәлдерелгән комплекслы профессиональ биремне үтәргә кирәк иде, бу эш теория һәм практика ягыннан яхшы әзерлек таләп итте.

                                                              
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International