Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2017 елның 18 декабрендәге 01-05/320-пр номерлы боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарда теркәлгән үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында" 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары белән расланган Машиналарга техник карау уздыру тәртибенә туры китереп, еллык техник карау уздыру графигына ярашлы рәвештә, Саба муниципаль районы АСК предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.
2019 елның 29 мартында "З.З.Мөхәммәтшин" КФХ, "Туган як" ҖЧҖ, "Юлбат" АХП ҖЧҖ, "Нырты" АХП ҖЧҖ, "Курсабаш" ҖЧҖ һәм "Симет" ҖЧҖ хуҗалыкларында техник караулар уздырылды. Предприятиеләрдә, нигездә, техниканың һәм тагылмаларның күпчелек өлеше ТК тәкъдим ителде. Яктылык җиһазлары, руль идарәсенең суммар люфты, шиннарның эштән чыгу дәрәҗәсе буенча кисәтүләр бар. Техник карауга тәкъдим ителгән барча техника янгын сүндергечләр, аптечкалар, тәгәрәп китүгә каршы җайланалар, яктылыкны чагылдыра торган жилетлар белән тәэмин ителгән. Техниканың кышкы чорда кар җыюда һәм терлекчелек буенча транспорт эшләрендә файдаланылган бер өлеше ремонтта. Аларга карата техник карау теге яки бу сәбәпләр аркасында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән һәм җитешсезлекләрен бетерү буенча техник карау актлары төзелгән һәм күрсәтмәләр бирелгән башка техникалар белән берлектә, төп техник карау уздырылганнан соң 20 көн узгач уздырылачак.
Техник карауны уздырып бетергәч механизаторлар белән үзйөрешле машиналарда эшләгәндә хезмәтне саклау буенча аңлатулы әңгәмәләр үткәрелә. Шулай ук агрегатларны язгы кыр эшләренә тиз арада тәэмин итү бурычлары куела.
Рөстәм Харисов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)