Иң беренче булып техник карауга 2019 елның 27 мартында "Кушар" АХСК тракторлары һәм тагылмалары күрсәтелде. 47 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Төп игътибар машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, теркәлү документларының һәм механизатор таныклыкларының булу-булмавына юнәлтелде.
2019 елның 25 мартында ТР Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, расланган графикка туры китереп, Чүпрәле районының "Цильна" ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 48 берәмлек техника, шул исәптән 35 трактор, күрсәтелде.
Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелә. "Николашкино" ҖЧҖ еллык техник карау уздырылды, "Берлек" ҖЧҖ, "Миңнуллин" КФХ базасында күрсәтмәле ТК уздырылды.
Быелның 27 мартында "Алан" ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
2019 елның 26 мартында, расланган графикка туры китереп, ТР Алексеевск районы "Родина" колхозы базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган урынга чыгып кабул итү графигы нигезендә, 2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны һәм юридик затларның вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2019 елның 26 мартында "Кадрларны яңартып әзерләү буенча төбәк белем бирү үзәге" ӨҺББ ХМУ базасында "А1", "В", "С" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 32 кеше кертелде. Алардан 27 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, монысын 26 студент уңышлы тапшырды.
ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, кар чаналарын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тәэмин итү максатларында, Алексеевск районында "Кар чанасы-2019" операциясе узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 10 гыйнварындагы 01-05/1-пр номерлы һәм 2019 елның 11 мартындагы 01-05/63-пр номерлы боерыклары нигезендә Яңа Чишмә районында "Кар чанасы" операциясе уздырылды. Операцияне уздырган вакытта теркәлү документлары, үзйөрешле машина йөртү хокукына таныклыклар һәм техник карауны үз вакытында узу турындагы документлар булу-булмавына карата кар чаналары хуҗалары тикшерелде.
2019 елның 21 мартында "Казаков" КФХ, графикка ярашлы рәвештә, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.