Яңа Чишмә муниципаль районында – "Кар чанасы" операциясе

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 10 гыйнварындагы 01-05/1-пр номерлы һәм 2019 елның 11 мартындагы 01-05/63-пр номерлы боерыклары нигезендә Яңа Чишмә районында "Кар чанасы" операциясе уздырылды. Операцияне уздырган вакытта теркәлү документлары, үзйөрешле машина йөртү хокукына таныклыклар һәм техник карауны үз вакытында узу турындагы документлар булу-булмавына карата кар чаналары хуҗалары тикшерелде.

Урынга чыгып, шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, рейдлар уздырылды. Барлыгы 30 берәмлек техника тикшерелде, төрле җитешсезлекләр өчен 5 күрсәтмә бирелде һәм 7 административ беркетмә төзелде. Озак вакыт дәвамында дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә исәптә тормаган 2 берәмлек техника теркәүгә алынды.

 

 Рәис Хисмәтуллин – Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International