Чүпрәле районының "Цильна" ҖЧҖ бүлекчәсендә техника каралды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 25 мартында ТР Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, расланган графикка туры китереп, Чүпрәле районының "Цильна" ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 48 берәмлек техника, шул исәптән 35 трактор, күрсәтелде.

44 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды, 4 техник карау акты төзелде, ачыкланган төзексезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

 

И.И. Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International