Быелның 27 мартында "Алан" ҖЧҖдә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.
Чарада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО бүлеге башлыгы И.Р.Баев, хуҗалык директоры Х.Н.Фәсхетдинов һәм хуҗалыкның инженер-техник составы катнашты.
Техник карауга 26 трактор һәм 19 тагылма күрсәтелде. Чара уздырылган урында анда катнашучыларга техник карау уздыру кагыйдәләре, техниканы эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә карата белдерелә торган таләпләр турында аңлатылды.
Техник карау уздыру барышында кайбер кисәтүләр ясалды, алар буенча, 20 көн эчендә бетерү срокларын күрсәтеп, 7 техник карау акты төзелде. Бу кисәтүләрнең барысы да кайбер тракторларның һәм тагылмаларның шиннарын алмаштыру зарурлыгына бәйле иде. Ә тулаем алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгән һәм оештырылган булуын билгеләде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.