Баулы муниципаль районы агросәнәгать комплексында техника каралды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга игътибар бирелә.  "Николашкино" ҖЧҖ еллык техник карау уздырылды, "Берлек" ҖЧҖ, "Миңнуллин" КФХ базасында күрсәтмәле ТК уздырылды. 

Әлеге чарага Баулы муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән. Бүгенге көндә АСК тракторларының һәм тагылмаларының 93%ы техник карау узган.

Альберт Талипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International