Алексеевск районының "Родина" колхозында техника каралды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 26 мартында, расланган графикка туры китереп, ТР Алексеевск районы "Родина" колхозы базасында АСК предприятиеләре арасында еллык техник карау уздырылды.

Теркәлгән 28 берәмлек техникадан техник карауга 24 трактор күрсәтелде. 22 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, тышкы яктылык җайланмалары һәм тавыш сигналы буенча ачыкланган җитешсезлекләр аркасында 2 тракторга техник карау актлары тапшырылды.  Вазыйфаи затка ачыкланган җитешсезлекне билгеләнгән чорда бетерүне мәҗбүр итә торган күрсәтмә бирелде.

Хәзерге вакытта башка АСК предприятиеләрендә техник карау эше дәвам итә.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International