ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

19 март көнне ТР Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "Сарман аграр көллияте" ДАҺББ учреждениесендә имтихан уздырылды. 23 кандидатның 13е сынауларның теория һәм гамәли өлешен уңышлы тапшырды. Сынауны тапшыра алмаучыларга 7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.

2019 елның 23 мартында Чүпрәле районының "АгроТрансПорт" ҖЧҖ базасында, расланган графикка туры китереп, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2019 елның 22 мартында Азнакай муниципаль районының "Марс" ҖЧҖ базасында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм Азнакай шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Хөҗҗәтов Руслан Мәннаф улы катнашында күрсәтмәле техник карау үткәрелде. Барлыгы 38 берәмлек техника тәкъдим ителде, 5 берәмлеге күрсәтелмәде. 33 берәмлек техника техник карау узды, 5 берәмлек буенча техник карау акты төзелде, хуҗалык җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.

2019 елның 21-22 март көннәрендә Зәй муниципаль районының "Зәй" а/ф ҖЧҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка ярашлы рәвештә, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техниканы караганда руль һәм тормоз системасының, яктырту һәм тавыш бирү сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның торышына, тизлекне күчергән хәлдә двигательнең эшләп китүен туктату эшенә, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документлардагы белешмәләргә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга зур игътибар бирелә. 

2019 елның 22 мартында Питрәч муниципаль районының "П.В.Дементьев исемендәге КАТК" ДАҺББУ филиалында "В", "С" категориясе буенча вакытлыча таныклык алу өчен а/х җитештерүендә тракторчы-машина йөртүче һөнәре буенча имтиханнар узды. Имтиханны уңышлы тапшырган 4 нче курстан 9 студент 2 ай дәвам итәчәк эш практикасы вакытында район хуҗалыкларында механизаторлар сыйфатында чәчү эшләрендә катнашачак.


22
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 мартында Балтач муниципаль районының "Яңа тормыш" ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау һәм киңәшмә уздырылды. Техник карауга Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарыннан, Мари Иле Республикасының Бәрәңге, Мари-Төрек районнарыннан инспекция башлыклары – баш дәүләт инженер-инспекторлары, ТР Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Саба районнары территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде. Киңәшмә барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эшенә бәйле мәсьәләләр һәм проблемалар каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков 26 март көнне Чистай ш., К.Маркс урамы, 61б йорт адресы буенча Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.

2019 елның 21 мартында Әгерҗе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков районда язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Еллык техник карау уздыру графигы буенча, 2019 елның 21 мартында "СПК КОЛОС" җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 32 берәмлек техника күрсәтелде.

2019 елның 21 мартында "МППБиО" МУП үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек техника китерелгән иде. Техник карауны уздыру барышында үлчәү приборлары кулланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International