Балтач муниципаль районында еллык күрсәтмәле техник карау булды

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 21 мартында Балтач муниципаль районының "Яңа тормыш" ҖЧҖ базасында күрсәтмәле техник карау һәм киңәшмә уздырылды. Техник карауга Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарыннан, Мари Иле Республикасының Бәрәңге, Мари-Төрек районнарыннан инспекция башлыклары – баш дәүләт инженер-инспекторлары, ТР Арча, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Саба районнары территориаль бүлекләре башлыклары чакырылган иде. Киңәшмә барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекторларының көндәлек эшенә бәйле мәсьәләләр һәм проблемалар каралды.

Техник карау уздыру барышында Балтач муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов тарафыннан техник карау уздыргандагы кагыйдәләр һәм таләпләр турында аңлатмалар бирелде, контроль-диагностика җиһазлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Инспекторларның барысы да техник карау уздыруда актив катнашты.

Техник карау уздыру нәтиҗәсендә күрсәтелгән техниканың техник торышы буенча берникадәр җитешсезлекләр ачыкланды һәм кисәтүләр белдерелде, аларның күпчелеге урында ук бетерелде. Тулаем алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнгән һәм оештырылган булуын билгеләде.

Гамәли өлеш тәмамланганнан соң дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары күрше төбәкләрдә техник карау уздыру буенча фикер алышты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International