2019 елның 22 мартында Азнакай муниципаль районының "Марс" ҖЧҖ базасында районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм Азнакай шәһәре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Хөҗҗәтов Руслан Мәннаф улы катнашында күрсәтмәле техник карау үткәрелде. Барлыгы 38 берәмлек техника тәкъдим ителде, 5 берәмлеге күрсәтелмәде. 33 берәмлек техника техник карау узды, 5 берәмлек буенча техник карау акты төзелде, хуҗалык җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.
Руслан Мәннафович – ТР Азнакай районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
