2019 елның 23 мартында Чүпрәле районының "АгроТрансПорт" ҖЧҖ базасында, расланган графикка туры китереп, тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнә, ягъни агросәнәгать комплексына карый. Техник карауга 13 берәмлек техника күрсәтелде, шул исәптән 10 үзйөрешле машина, барлык 13 берәмлек тә техник карауны уңышлы узды. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга габаритлы булмаган техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.
И.И. Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.