Зәй муниципаль районы "Зәй" а/ф ҖЧҖ җитештерү комплексларында техника карала

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 21-22 март көннәрендә Зәй муниципаль районының "Зәй" а/ф ҖЧҖдә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган графикка ярашлы рәвештә, тракторларга, тагылмаларга һәм үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техниканы караганда руль һәм тормоз системасының, яктырту һәм тавыш бирү сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның торышына, тизлекне күчергән хәлдә двигательнең эшләп китүен туктату эшенә, агрегатлардагы номерларның тапшырылган документлардагы белешмәләргә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмауга зур игътибар бирелә. 

Еллык техник карауга "Зәй" а/ф ҖЧҖ "Аксарино" һәм "Кадырово" җитештерү комплекслары техника күрсәтте. Әлеге чарага "Зәй" а/ф ҖЧҖ җитештерү комплекслары тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карауга 109 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 98 берәмлеге белдерелгән таләпләргә җавап бирә иде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 5 күрсәтмә төзелде.

 

 В.Г.Гончаров – Зәй ш. һәм Зәй муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International