2019 елның 20 мартында Саба муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "З.З.Мөхәммәтшин" КФХда Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары, райондагы АСК предприятиеләренең инженер-техник хезмәткәрләре катнашында "Күрсәтмәле техник карау" семинар-киңәшмәсе рәвешендә беренче техник карау уздырылды.
Быелның 21 мартында "Татавтодор" юл-төзәтү төзелеш идарәсе ААҖ "Буинский" Апас филиалында үзйөрешле юл техникасына еллык техник карау уздырылды.
21 март көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең кадрлар резервыннан Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы итеп Бикбулатов Ринат Рафаил улы билгеләнде.
2019 елның 19 мартында Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак авылындагы филиалында Алексеевск муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "С" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтихан уздырылды. Теория һәм йөртү күнекмәләре буенча сынауга 8 студент кертелде. Сынауларны уңышлы тапшырган барлык студентлар да тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алачак.
Еллык техника карау графигы буенча 20 март көнне "Татавтодор" АҖ Апас филиалының Кайбыч участогында тракторларга һәм махсус юл техникаларына техник карау уздырылды. Техник карауга 6 берәмлек техника күрсәтелгән иде.
Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырулар башланып китте. Тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына беренче техник караулар 18 март көнне "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖдә булды һәм, гадәткә әйләнгәнчә, ул күрсәтмәле техник карау буларак үтте.
2019 елның 16 мартында Саба муниципаль районында "ТАТАВТОДОР" АҖ филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең хезмәтен саклау буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды.
2019 елның 18 мартында "Асянь" ҖЧҖ базасында Биектау районы инженер-техник хезмәте катнашында күрсәтмәле техник карау уздырылды.
14 март көнне Яңа Чишмә муниципаль районының Слобода Петропавловская авылында урнашкан "Скоков Н.А." КФХ базасында район башлыгы В.М.Козлов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Фәсахов һәм аларның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, идарәнең баш белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район хакимияте бүлекләре башлыклары катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Мөслим муниципаль районында тракторларга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырулар дәвам итә.