14 март көнне Яңа Чишмә муниципаль районының Слобода Петропавловская авылында урнашкан "Скоков Н.А." КФХ базасында район башлыгы В.М.Козлов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Фәсахов һәм аларның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Л.Е.Богомолов, идарәнең баш белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район хакимияте бүлекләре башлыклары катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Машина-трактор паркында узган киңәшмә башында тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү барышы белән таныштылар, терлекчелек фермаларының торышын карадылар. Район башлыгы В.М.Козлов райондагы эшләрнең торышы белән таныштырды, эшләрне оештыруда булган җитешсезлекләргә күрсәтте һәм аларны бетерүнең төгәл вакытларын күрсәтте.
Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин үзенең чыгышында 2018 елда бүлек эшенә кыскача анализ ясады, республика һәм район буенча үзйөрешле машиналар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, язгы кыр эшләре башланганчыга кадәр еллык техник карауга әзерләнү һәм аны уздыру сроклары турында сөйләде.
В.М.Козлов авыл җирлекләре башлыкларын физик затларныкы булган тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыруны оештыру һәм бу хакта хәбәр итү өлешендә дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә булышлык күрсәтергә чакырды.