Сарман муниципаль районында тракторларга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырулар башланып китте. Тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына беренче техник караулар 18 март көнне "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖдә булды һәм, гадәткә әйләнгәнчә, ул күрсәтмәле техник карау буларак үтте.
Шул ук көнне район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, "Агросила" АҖ баш инженеры Айрат Гайнетдинов та "Җәлил" агрофирмасы ҖЧҖ механизаторлары янына килде.
Чара барышында Сарман муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Альберт Сәлахов чарада катнашучыларны техниканы техник карау уздыруга әзерләгәндә белдерелә торган таләпләр белән таныштырды. Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру тәртибе, шулай ук контроль-диагностика җиһазларын кулланып, кораллы тикшерү уздыру процессы күрсәтелде.
Чарада районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, баш инженерлар һәм район хуҗалыкларыннан механиклар катнашты. Техник карау уздыруның беренче көнендә 65 берәмлек трактор һәм тагылма күрсәтелде. Агрофирмада техник карау уздыру 21 мартка кадәр дәвам итәчәк.