Буа муниципаль районында еллык техник карау уздырыла

2019 елның 22 марты, җомга

Быелның 21 мартында "Татавтодор" юл-төзәтү төзелеш идарәсе ААҖ "Буинский" Апас филиалында үзйөрешле юл техникасына еллык техник карау уздырылды. Расланган графикка ярашлы рәвештә техник карауга 16 берәмлек үзйөрешле машина күрсәтелде, аларның 12 берәмлеге техник карау узу турында таныклык алды, ә 4 берәмлеге буенча куркынычсызлык техникасы бозылуның ачыкланган очраклары белән техник карау актлары төзелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча оешманың җаваплы затына егерме көнлек срокта ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү һәм техник карау узмаган техниканы кабат техник карауга тапшыру турында күрсәтмә бирелде.

 

Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа ш. һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International