Мөслим муниципаль районында тракторларга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырулар дәвам итә. 18 март көнне "Август-Муслюм" ҖЧҖ агросәнәгать комплексында чираттагы техник карау уздырылды. Агрофирма белгечләре һәм механизаторлары соңгы еллар дәвамында үзләренең балансында торучы барлык тракторларны һәм тагылмаларны еллык техник карауга тапшыра. Диагностика чараларын кулланып, техник торышны тикшерү нәтиҗәләре буенча 20 берәмлек трактор һәм тагылма техник карау узды, өч берәмлек техникага техник карау актлары төзелде, алар 20 көн эчендә өстәмә техник карау узарга тиеш.
Р.Р.Зарафетдинов – Мөслим муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.