2019 елның 16 мартында Саба муниципаль районында "ТАТАВТОДОР" АҖ филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең хезмәтен саклау буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды. Дәресләрдә шулай ук техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юлда иминлекле йөрү мәсьәләләре буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм ЮХИДИ инспекторлары да чыгыш ясады. Дәресләрдә катнашучыларның барысы да үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.
Харисов Рөстәм Раиф улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.