Саба муниципаль районында тракторларга һәм аларның тагылмаларына еллык техник карау уздырулар башланып китте

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 20 мартында Саба муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан "З.З.Мөхәммәтшин" КФХда Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторлары, райондагы АСК предприятиеләренең инженер-техник хезмәткәрләре катнашында "Күрсәтмәле техник карау" семинар-киңәшмәсе рәвешендә беренче техник карау уздырылды. Семинарда шулай ук ТР Саба районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән чакырылган вәкилләр дә катнашты.
Чара барышында Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Рөстәм Харисов чарада катнашучыларны техниканы техник карау уздыруга әзерләгәндә белдерелә торган таләпләр белән таныштырды. Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру тәртибе, шулай ук контроль-диагностика җиһазларын кулланып, кораллы тикшерү уздыру процессы күрсәтелде. Киңәшмәдә катнашучыларга шулай ук үзйөрешле техниканы теркәтү кагыйдәләре, язгы кыр эшләрен уздырганда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында да аңлатып үтелде. 2018 елда Татарстан Республикасы территориясендә үзйөрешле техника катнашында булган юл-транспорт һәлакәте һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Рөстәм Харисов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International