Биектау районында еллык күрсәтмәле техник карау булды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 18 мартында "Асянь" ҖЧҖ базасында Биектау районы инженер-техник хезмәте катнашында күрсәтмәле техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 35 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма күрсәтелде. 31 машина техник карау узу турында таныклык алды, 4 берәмлеккә техник карау актлары төзелде.  Техник карау барышында механизаторларга техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең төп моментлары, техник карау уздыру кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Үзйөрешле машина системаларында барлыкка килә торган төп җитешсезлекләргә күрсәтелде.

    

Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International