ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 15 мартында Азнакай ш. "ЛПК" ДАҺББ учреждениесе филиалында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы бүлеге тарафыннан "B", "C", "Д", "E" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар алынды.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 15 мартында "Татавтодор" АҖ Саба филиалының "Кукморский" юлларны ремонтлау-төзү идарәсендә Татарстан Республикасы Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында йөртүчеләр һәм машиначылар тарафыннан үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча киңәшмә узды.

2019 елның 16 мартында Балтачның "ДОССААФ" автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле машиналар йөртү хокукына квалификация имтиханнары узды.

2019 елның 15 мартында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллин Рәмис Хатыйп улы җитәкчелегендә "Быелның кышкы чорында терлекчелектәге эш йомгаклары, иҗтимагый терлекнең кышлау барышы һәм 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре" темасына семинар-киңәшмә узды, анда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш оешмалары һәм банклар җитәкчеләре катнашты.

2019 елның 15 мартында Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Батыршин тарафыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән уртак рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, аларның икесе теркәлү кагыйдәләрен бозып эксплуатацияләнә иде, йөртүчеләренә дә административ беркетмәләр төзелде.


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 12-13 март көннәрендә "Зәй политехник көллияте" ДБМ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров катнашында "А1", "В", "С", "Д", "Е" категориясе буенча "тракторчы-машина йөртүче" таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.

2019 елның 14 мартында Арча районының "Северный" АХП" ҖЧҖ базасында Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Р.М.Гатиятов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш инженерлар һәм баш зоотехниклар катнашында механикалаштыру һәм терлекчелек буенча семинар-киңәшмә узды.

2019 елның 15 мартынла Балтач районы хакимиятендә оешмаларның, предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә булды.

2019 елның 15 мартында "ВЗП "БУЛГАР" АҖдә, графикка туры китереп, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.

Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы секторында 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек алып барыла: запас өлешләр сатып алынган, тракторларга һәм авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт ясала. Быелның 14 мартында техниканы чәчү компаниясенә әзерләү барышы белән танышу максатларында комиссия тикшерүе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International