"Татавтодор" АҖ "Кукморский" ЮРТИ киңәшмә узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 15 мартында "Татавтодор" АҖ Саба филиалының "Кукморский" юлларны ремонтлау-төзү идарәсендә Татарстан Республикасы Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ башлыгы, полиция майоры Ф.К.Фәхретдинов катнашында йөртүчеләр һәм машиначылар тарафыннан үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында үзйөрешле машиналарга еллык техник карау уздыру, тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, үзйөрешле машиналарны теркәтү кагыйдәләре турында мәсьәләләр каралды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җаваплар алды.

 

А.Х.Вәлиев – ТР Кукмара муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International