2019 елның 15 мартында "ВЗП "БУЛГАР" АҖдә, графикка туры китереп, үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Номер агрегатларының туры килүе, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу предметына теркәлү документлары тикшерелде, машиналарның техник торышына махсус игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде, ТК актлары төзелде, ТК узу турында таныклыклар бирелде.
И.Ф.Батыршин – ТР Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.