2019 елның 15 мартында Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.Ф.Батыршин тарафыннан ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән уртак рейд барышында 12 берәмлек техника тикшерелде, аларның икесе теркәлү кагыйдәләрен бозып эксплуатацияләнә иде, йөртүчеләренә дә административ беркетмәләр төзелде. Рейд уздыру барышында механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү турында әңгәмә уздырылды.