Тәтеш муниципаль районында семинар-киңәшмә узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

2019 елның 15 мартында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллин Рәмис Хатыйп улы җитәкчелегендә "Быелның кышкы чорында терлекчелектәге эш йомгаклары, иҗтимагый терлекнең кышлау барышы һәм 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре" темасына семинар-киңәшмә узды, анда авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, төзелеш оешмалары һәм банклар җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә Рәмис Хатыйп улы хуҗалыкларның җитәкчеләренә һәм КФХ башлыкларына терлекчелек фермаларын үзгәртеп коруны һәм модернизацияләүне дәвам иттерү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм агрегатлауны тәмамлау, "РосАгролизинг" АҖ программасын һәм техникага ташламалы кредит программасыннан файдаланып, машина-трактор паркларын яңарту бурычын куйды.

Шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техникага техник караулар уздыру һәм язгы кыр эшләренә әзерләү буенча доклад белән Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы С.А.Балантаев та доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International